Зәй үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре «Минем йортым. Минем гаиләм. Минем Ватаным» дип исемләнгән урам фестивален игълан итте.
13 июньдә фестиваль кысаларында Югары Пәнәчедә кызыклы чара узды. Чараны Югары Пәнәче, Бигеш, Бура-Киртә һәм Түбән Лоҗы китапханәләре бергәләп оештырдылар.
Югары Пәнәче авылы тарихы белән Дамирә Шәрифуллина таныштырды. Тамашачыларга «Сөт аерту йоласын» күрсәттеләр.
«Һәр милләт үз җирлегендә барлыкка килгән һәм буыннан-буынга күчә торган гореф-гадәтләрен, халыкның яшәү рәвешен, карашларын, зәвыкларын сакларга омтылган. Гореф-гадәтләр борын-борыннан халык тарафыннан үтәлеп килә торган бәйрәмнәрне, йолаларны үз эченә ала. Тамашачы игътибарына тәкъдим ителгән сепарат аерту йоласы да — шундыйлардан. Билгеләнгән көнендә сыеры булган һәр кеше сепарат аерырга, яки каймак ясарга, май язарга сепаратлы хуҗабикәгә җыела. Ә бергә җыелган җирдә җор теллелек, җыр-моң, күңелле кәеф туа», — ди Югары Пәнәче авылы китапханәчесе Гөлгенә Гәрәева.
Чарада балалар да катнашты. Алар өчен Гүзәл Габдуллина хуш исле саше ясау буенча мастер-класс күрсәтте. Кунакларны тәмле коймак белән Эльмира Шакирова сыйлады.
фотолар мәдәният йортыннан.
Нет комментариев