Югары Пәнәчедә Нәүрүзне билгеләп үттеләр
Югары Пәнәче мәдәният йорты хезмәткәрләре бәйрәмгә алдан ук әзерлек эшләре алып барды.
Бабаларыбыз элекке вакытларда Ай һәм Кояш календаре буенча яшәгән. Яңа елның беренче көне итеп көн белән төннең тигешләшкән вакытын исәпләгәннәр. Ул 21 мартка туры килгән. Татарлар аны "Нәүрүз ае" дип йөрткәннәр. Нәүрүз - язгы бәйрәм. Бу бәйрәмнең хуҗасы - Нәүрүзбикә.
Югары Пәнәче мәдәният йорты хезмәткәрләре дә бәйрәмгә алдан ук әзерлек эшләре алып барды.
“Язгы сынамыш, мәкальләр, начарны яндырып, чистарыну өчен бәйрәм карачкысын да алдан әзерләп куйдык. Нәүрүз көнне яндыру өчен карачкыны авылыбызның алтын куллы кешесе Илдус абый Хөсәенов ясап бүләк итте”, - ди мәдәният йорты җитәкчесе Илһамия Гарифуллина.
Бәйрәм зурлар өчен һәм балалар өчен дә үткәрелде. Өлкәннәр язгы сынамыш, мәкальләр белән таныштырса, балалар белән төрле уеннар уйнап, теләкләр теләп, карачкы яндырды. Нәүрүзбикә бәйрәм чарасы үзәгендә булды ул көнне.
“Язгы кояш рәсемен ясау буенча да конкурс оештырып җиңүчене билгеләдек. Кошлар, планета турында кызыклы сорауларга да җавап бирде алар. Кичәбезнең ахырында май күмәчләре белән тәмле итеп чәй эчтеләр. Үзләре кечкенә булсалар да, фикерли, уйлый беләләр. Май күмәче рецептын сораучы балалар да булды. Киләчәктә "Кулинар шоу" кичәсен нәкъ менә камыр серләренә багышларга уйладык”, - ди Илһамия Рәисовна.
Олылар һәм балалар катнашында "Хуш киләсең, Нәүрүз" бәйрәме эчтәлекле килеп чыкты. Презентация ясап, халыкка тәкъдим итү дә югарыпәнәчелеләр күңеленә хуш килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев