Югары Пәнәче Сабантуенда гер күтәрүдә беренче урынны алучыга триммер бүләк ителде
Гер күтәрүдә беренче урынны алучыга Югары Пәнәче егете Илшат Хөсәенов триммер-печән чапкыч чыгарды.
Югары Пәнәче авылында Сабантуй бәйрәме эчтәлекле һәм кызыклы итеп оештырылды.
Мәйдан авыл хәзрәте Җәүдәт Низамеев фатихасы белән башланып китте. Авыл җирлеге башлыгы Мөнир Туктаров Сабантуй кунакларына котлау сүзләрен җиткерде. Берсеннән-берсе кызыклы уеннар оештырылды. Шакмак җыю, ат ярышы, акчалы чүлмәк вату, парлап бию, скакалкада сикерү, әтәч тоту, көянтә-чиләк белән йөгерү, мунча чабыну, капчык белән сикерү, йомырка белән йөгерү, табакта бию, таяк тартышу уеннарында халык бик актив катнашты. Ир-атлар гер күтәрү, көрәш, капчык сугышы, резинканы билгә менгезү, ат ярышы, табада коймак пешерү, чаңгы ярышларын үз итте. Балалар өчен дә уеннар оештырылды. Бәйрәмне ямьләп "Җырлы яшьлек" төркеме артистлары чыгыш ясады.
“Гер күтәрүдә беренче урынны алучыга авылдашыбыз Илшат Хөсәенов триммер-печән чапкыч бүләк итте. Күрше авыл егете әлеге бүләк иясе булды. Сабантуйны уздыруда спонсорларыбыз Ринат Миңнеханов, Зөлфәт Мәрдамшин, Дамир Хәмитов, Нурсинә Әхмәтҗанова, Чулпан-Михаил Мартемьяновлар, Рамис-Маргарита Альмеевлар, Рөстәм-Гөлнара Шакировлар гаиләләре ярдәм итте. Аларга һәм барча авылдашларга зур рәхмәтебезне белдерәбез”, - ди мәдәният йорты җитәкчесе Илһамия Гарифуллина.
Бәйрәмдә котлаулар да күп булды. Яңа туган сабыйларга, иң өлкән кешегә, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең әниләренә, яңа гаилә коручыларга, маскировка челтәрләре үрүчеләргә, мәчет эшендә актив катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
60, 65, 70, 75 яшьлек юбилярларны, 30, 35, 40, 45 ел бергә яшәүче матур, үрнәк парларны котлап, "Җырлы яшьлек" артистлары матур җырларын бүләк итте.
“Хатыйп абый Шакировның гармун моңнары мәйданны ямьләде. Кунакка кайткан Гыйззәтуллиннар гаиләсе авылдашларны матур җырлары белән сөендерде. Сабантуй бәйрәме онытылмас, матур мизгелләр бүләк итте”, - ди Илһамия Рәисовна.
фотолар авыл җирлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев