Югары Пәнәче авылында Сабантуй гөрләп узды
Сабантуй - чын мәгънәсендә милли рух җәүһәре, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятының бетмәс-төкәнмәс чишмәсе. 7 июнь көнне Югары Пәнәче авылында халкыбызның гасырлар буена яшәп килгән гореф-гадәтләрен, йолаларны, халкыбызның рухи байлыгын саклап килгән милли бәйрәм - Сабантуй гөрләп узды.
Татарча көрәш, капчык сугышы, чүлмәк вату, гер күтәрү, йомырка белән йөгерү, катыктан акча эзләү, чиләк - көянтә белән йөгерү, әтәч тоту, сулы табакта бию, "ат" чабышы,чөй җыю, чаңгыда шуу һәм башка бик күп төрле уеннар концерт номерлары белән үрелеп барды.
Кыр батырларын, махсус операциядә катнашучыларның әти-әниләрен, челтәр үрүчеләрне, 55, 57 ел бергә гомер итүче парларны, яңа гаилә коручыларны, нәни Сабыйларны мәйдан түренә чакырып истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Иң өлкән авылдашларны, кышын кардан, җәен үләннән чистартып торучы Нәкип Харисовны бүләкләделәр.70 яшен билгеләп үтүче штанга, гер, көрәш буенча Хәниф Гомәровка район хакимияте башлыгының Рәхмәт хатын тапшырдылар.
Сабантуйның абсолют батыры булып Гайнетдинов Нәфис Фәнис улы калды.
Авылдашлар, кайткан кунаклар бәйрәмнән күңел күтәренкелеге белән таралыштылар.
Сабантуй бәйрәмен үткәрүдә ярдәм итүчеләргә, катнашучыларга, спонсорларга, акчалата, бүләкләтә ярдәм иткән авылдашларга һәм читтә яшәүчеләргә, жюри һәм бәяләүчеләргә, бәйрәмне оештыруда зур көч куйган авыл оешмалары җитәкчеләренә зурдан зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Бәйрәмебезгә үзгә бер ямь биргән артистларыбыз :автор башкаручы Венера Нургалиева, Рамилә Зиатдинова, Булат Зиатдинов, Илнар Нургалиевка барлык авылдашлар исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Савап меңе белән сезгә кайтсын. Исән-сау булыгыз.
Астана шәһәреннән Сабантуйга кайткан кунагыбыз булуы ямь өстенә ямь булды. Кунаклар һәм төрле авыллардан бәйрәмебезне карарга килүчеләр дә рәхмәт сүзләре җиткерде.
Бердәм булып, тагын матур бәйрәмнәрдә очрашулар насыйп булсын.
Илһамия Гарифуллина, Югары Пәнәче мәдәният йорты җитәкчесе
автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев