Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Традицияләрне саклап

Югары Мәлемдә балалар өчен Сабантуй уздырылды

Балалар өчен махсус Халыкара балаларны яклау көнендә Сабантуй үткәрү Югары Мәлем авылында матур гадәткә әверелде.

Быелгы бәйрәм "Бәхетле балачак" дип аталды.

Яшәешнең төп мәгънәсе - балалар. Аларның елмаюы һәм бәхетле карашлары - җир йөзендәге иң зур байлыктыр, мөгаен. Ә бәйрәм - Балаларны яклау көне исә һәр баланың да бәхетле һәм күңелле балачагы булырга тиешлекне аңлата. Ул бит әле иң озын һәм иң күңелле җәйге яллар башланган көн дә.

Сабантуй булгач, милли уеннарсыз, күңел ачуларсыз буламыни ул?! Уеннар башлануын алып баручылар игълан итүгә үк, бала-чага мәйдан уртасына ашкынды. Кемдер тизрәк  йомырка салынган кашыкны кабып,  капчык киеп йөгереп мәйдан әйләнергә алынды. “Ат”та да чапты балалар. Кыскасы, барысы да уен уйнап, күңел ачты.

“Күңелле уеннар, табышмаклар, ипи-тоз һәм күтәренке кәеф – барысы да бар иде бәйрәмдә. Балаларның шат йөзләре - иң зур бүләк безнең өчен. Иң мөһиме – һәр бала бүләк белән кайтып китте”, - ди Сабантуйны оештыручылар.

Фотолар җирлектән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев