Югары Мәлемдә Сабантуена чыгучыларны пылау белән сыйлаганнар
Югары Мәлем егете Рөстәм Талипов икенче ел пылау пешерү өчен спонсорлык ярдәме күрсәтеп, пылау пешерүче егетләрне дә үзе алып кайтты. Тагын бер егет - Югары Мәлем авылы кияве Дильшад Нурумбетов та үзеннән Сабантуй уздыру өчен матди ярдәм күрсәткән.
Югары Мәлемдә Сабантуйларның асылын, элеккедән килгән традицияләрен саклап калырга тырышалар.
«Буыннан-буынга күчеп килгән гореф-гадәтләр югалып барган чорда яшибез. Шуңа күрә үсеп килүче буынны ата-бабалар йоласы белән таныштыру максатын куябыз», — ди мәдәният йорты директоры Лилия Сибгатуллина.
«Шомбай» балалар театры җитәкчесе Фикрәт Сибгатуллин балалар белән язгы чәчүгә чыгу күренешен сәхнәләштереп күрсәтте. Бәйрәмгә җыелучыларны район мәдәният идарәсе башлыгы Әлфия Вәлиуллина район башлыгы исеменнән котлады. Балалар өчен аерым мәйданчык эшләде. Балалар рәхәтләнеп анда күңел ачты. Мәлем Сабантуеның баш батыры булып Сармашбаш авылы егете Азат Кашапов калды.
Сабантуйга килүчеләр зур казанда пешкән тәмле пылау белән сыйланды.
"Рөстәм Гомәр улы мәдәният йорты, мәктәп, гомумән, авылыбызга даими ярдәм итеп тора, Сабантуйларыбызның иганәчесе дә ул. Соңгы елларда Дильшад та авылыбыз өчен игелекле гамәлләр кыла. Без әлеге киң күңелле егетләргә чиксез рәхмәтлебез", - ди Лилия Сибгатуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев