Югары Мәлем мәдәният йортында Халыкара туган тел көне уңаеннан чара оештырылды
Югары Мәлем авылы мәдәният йортында «Үземә-үзем юл салам, шигъри дөньям аркылы...» дип исемләнгән очрашу үтте.
Халыкара туган тел көненә багышланган бу чара җирле шагыйрәләр, өч апа-сеңел Фәнзия Николаева, Миләүшә Хәйруллина һәм Рәзилә Камалиевалар иҗатына багышланган иде.
"Очрашу барышында авторларның үзләре һәм авылдашлары башкаруында шигырьләре яңгырады, тамашачылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Горурланырлык авылдашларыбыз булуына без шатбыз, аларга иҗади уңышлар юлдаш булсын!" - ди Югары Мәлем мәдәният йорты директоры Лилия Сибгатуллина.
Фотолар мәдәният йортыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев