Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Традицияләрне саклап

Югары Лоҗы халкы авыл бәйрәме уздырырга әзерләнә

15 июльдә Югары Лоҗыда «Бер күрешү — бер гомер» дип исемләнгән авыл бәйрәме узачак.

Фото авыл җирлегеннән

Быел Югары Лоҗы авылында Сабантуй узмаган, шуңа күрә авыл халкы авыл бәйрәме үткәрү турында карарга килгән. Бәйрәмне уздыруга авыл Советы депутаты, игелекле эшләр кылып яшәүче Олег Герасимов хәйрия ярдәме күрсәткән. Авыл халкыннан бүләкләр җыйганнар. Ә авыл бәйрәме табигатьнең бик матур урыны булган тау итәгендә оештырыла.

«Бәйрәмгә кул эшләре, тарихи фотолар алып килүчеләрне истәлекле бүләкләр көтә», — ди оештыручылар.

Шулай ук бәйрәмдә татар эстрадасы артистлары Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар чыгыш ясаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев