Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Традицияләрне саклап

Иске Тәкмәктә Тройсын бәйрәмен билгеләп үттеләр

Тройсын бәйрәменең символы — каен агачы: борынгы заманда аның ботаклары белән торакларны бизәгәннәр, аны изге, халык риваятьләре һәм гаилә традицияләре белән бәйле агач дип саныйлар.

Иске Тәкмәктә дә каен ботагына теләкләр әйтеп, тасмалар бәйләделәр. 

Чара барышында катнашучылар Тройсын бәйрәменең тарихы белән таныштылар. Алар традицион йолаларны да үтәделәр - каенны бизәделәр һәм әйлән-бәйлән әйләнделәр, рус халык уеннарын уйнадылар, аннары чәчәкләрдән һәм үләннәрдән тәкыя үрү буенча мастер-класста булдылар.

“Чара вакытны күңелле һәм файдалы уздыру гына түгел, ә халык йолаларының әһәмиятен, аларның гаилә кыйммәтләре һәм табигать белән бәйләнешен тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирде”, - ди авыл китапханәчесе Валентина Киселева.

Фотолар Валентина Киселевадан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев