Заинск-информ 16+
Рус Тат
Традицияләрне саклап

Йомырка ману буенча киңәшләр

Пасханың төп символы булып буялган йомыркалар тора.

Йомырка буяу гадәте Мария Магдалинадан килгән. Ул Христос яңадан терелгәч, Рим империясенә барып, бөтенесенә гаҗәеп вакыйга турында хәбәр иткән. Тиберий императорына килгәч, ул нинди дә булса бүләк бирергә тиеш була. Аның гадәти ак йомыркадан башка бернәрсәсе булмаган. Император аны үзенең сараена чакырган һәм Мария Магдалина аңа күргән нәрсәләре турында, төгәлрәк Христосның яңадан терелүе турында сөйләгән, ләкин җавап итеп ул бу хәбәрне көлкегә әйләндерүгә дучар булган. Тиберий үлгәннәргә караганда, тизрәк йомырка кызарыр дигән. Шуннан соң Мария аңа бүләк итеп алып килгән ак йомырканы суза. Ак йомырка император кулында кызыл төскә керә.

Пасханың иң матур йоласы — йомырка ману. Йомырка бик борынгыдан яңадан туу, яңару, яшәү символы булып тора. Иисус Христосның үлгәннән терелеп тору сөенеченнән, балаларны күкәй белән куандырганнар. Элгәре бары тик кызылга гына буяганнар. Кызылны яңарыш, кан, кояш төсләре дип кабул иткәннәр.

Йомыркага Ходай төсе, чиркәүләр, качлар төшерелгән наклейкалар ябыштырмагыз. Йомырканы чистартканнан соң, болар барысы да чүплеккә атыла. Изгеләр төсен теләсә-кайда ату ярамас.

Олы көн йомыркасы гадәттә кызылга маныла. Күкәйне кара, караңгы зәңгәр төсләргә дә буярга киңәш итмиләр руханилар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев