Заинск-информ 16+
Рус Тат
Традицияләрне саклап

Иң-иңнәр тәбрикләнде

Питрау аланының төп мәйданында керәшен халкы тормышын чагылдырган, бала туганнан алып, мөстәкыйль тормыш башлаганчыга кадәр вакыт күрсәтелгән театрлаштырылган тамаша бар халыкны әсир итте. Ул “Нәсел дәвамчылары” дип аталды.

Сәхнәгә мәртәбәле кунаклар күтәрелде. Район башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Хөкүмәтеннән район кураторы Иван Гущин,  ТР Дәүләт Советы  депутаты Ринат Фазылов, ТРның Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры  Илнар Хафизов һәм башка мәртәбәле кунаклар Питрауга җыелган бар халыкка изге теләкләр юлладылар. Биредә тәбрикләү тантанасы да үтте.

Район башлыгы Рәхмәт хатлары белән районда керәшен мәдәниятын, халыкара дуслыкны саклауга керткән өлеше өчен Баргаж авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев, чиркәү, зиратларны карап тотуга җитди өлеш кертүчеләр Николай Григорьев, Константин Петров, Алексей Утяганов, махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм өчен Югары Мәлем авылы мәктәбе директоры Гүзәлия Батькова, активистлар Ирина Кондратьева, Анна Рябова, Якты Күл волонтерлар коллективы котланды.

Район башлыгының Рәхмәт хатына шулай ук Питрау бәйрәмен оештыруда актив эшләүче район мәдәният йорты директоры Гүзәлия Гатина, методистлар Людмила Мингалиева, Альбина Романова ия булдылар.

Бу көннәрдә 86 яшен тутыручы Михаил Ишмяков, 50 еллык гаилә юбилейларын билгеләүче Анна һәм Михаил Рябовлар, Роза һәм Петр Мухановлар, күптән түгел гаиләләрендә бала туган Анфиса һәм Максим Михайловлар, Вероника һәм Владислав Исаковлар бүләкләнде.

Ә актив иҗтимагый эшчәнлек, керәшен мәдәниятын саклауга керткән өлешләре өчен ТР Керәшен җәмгыяте идарәсе рәисе Рәхмәте район башлыгы Разиф Кәримовка, финанс-бюджет палатасы рәисе Павел Байрашевка, “Зәй офыклары” газетасы корреспонденты Клара Ермолаевага, эшмәкәрләр Иван Батьковка, Николай Тихоновка, активист Александр Бикановка белдерелде. Аларны «Туганайлар»газетасы редакторы Юлия Губина котлады.  

Рәсми өлештән соң мәйдан уртасында милли уеннар гөрләде. Кече мәйданда спорт ярышлары, Питрау батыры өчен көрәш башланып китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев