Имәнлебашта Авыл көне: халыкны тамырларга тугрылык берләштерде
Җәй – якты мизгелләргә бай чор. Бу көннәрдә аеруча авыллар гөрләп тора. Узган шимбәдә Имәнлебашта “Авыл көне”н билгеләп уздылар.
Мәйданнан җыр-моң агылды, уен мәйданчыклары, спорт ярышлары оештырылды.
Бәйрәм белән район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән аның урынбасары Петр Уразайкин котлап, изге теләкләрен җиткерде, активистларны, юбилярларны бүләкләп узды.

Бәйрәм бик күңелле узды. Олысы-кечесе кызыклы уеннарда, ярышларда катнашты, биеде, җырлады. Бәйрәмне үзләренең чыгышлары белән Минзәлә татар дәүләт драма театры артистлары Илдар Халиков, Ильмир Кашапов, татар эстрадасының якты йолдызлары Руслан, Ландыш Хановлар, Аты егете Владислав Архиереев бизәде.
-Аларның күңелгә үтеп кергән матур җырлары мәйданны яңгыратып, барчабызны биетте, күтәренке кәеф бүләк иттеләр. Бәйрәмне оештыруда өлеше кергән авылдашларга, хезмәттәшләремә зур рәхмәт. Имәнлебашлылар тагын бер тапкыр без бергә көчле булуыбызны исбатлады, безнең гореф-гадәтләребез яши һәм тамырларыбызга тугрылык безне берләштерә. Киләсе елда да шулай куанып, тырышып, күңел ачып каршы алырбыз әле бу бәйрәмне, - ди авыл мәдәният йорты директоры Энҗе Әхмәтҗанова.
Фотолар авыл мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев