Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Традицияләрне саклап

Имәнлебашлылар Авыл көненә чакыра

4 июльдә Имәнлебашта Авыл көне узачак.

Соңгы елларда Имәнлебашта Сабантуй урынына Авыл көне уза. Бәйрәм нәкъ Сабантуй ярышларын үз эченә ала. Көрәш тә, спорт ярышлары, күңелле уеннар, биюләр һәм җырлар – барысы да булачак. 

-Бәйрәмдә “Озын толым” бәйгесе дә узачак, авылыбызның үрнәк гаиләләре, яңа туган балалар хөрмәтләнәчәк. Махсус кунаклар, җырчылар килүе дә көтелә. Бәйрәм авыл халкы, яиттә яшәүче авылдашлар көче  белән оештырыла. Без һәрчак, һәрбер кунакны сөенеп каршы алабыз, - ди Имәнлебаш мәдәният йорты җитәкчесе Энҗе Әхмәтҗанова.

Имәнлебашлыларның үзләренә генә хас мавыктыргыч чараларын күрәсегез килә икән,  бәйрәмгә рәхим итегез. Башлана көндезге сәгать 1дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев