Имәнлебаш мәдәният йортында май канаты ясарга өйрәнделәр
Традицияләрне саклап

Имәнлебаш мәдәният йортында май канаты ясарга өйрәнделәр

Имәнлебаш мәдәният йортында үзенчәлекле чара үтте.

Мәдәният йорты директоры Энҗе Әхмәтҗанова борынгы йола — май канаты ясау йоласы белән таныштырды.

Май канаты — ул бит әби-бабаларыбызның тормыш-көнкүрешен, гореф-гадәтләрен чагылдыручы бер көзге.

«Аны ясау процессында без тарихка кагылабыз, үткәннәргә сәяхәт кылабыз. Бүгенге көндә заманча җиһазлар күп булса да, кулдан ясалган әйбернең кадере һәрвакыт югары. Май канаты да — шуның бер мисалы. Ул безгә әбиләребезнең җылы кочагын, тәмле коймакларын искә төшерә», — ди Энҗе Әхмәтҗанова.

Мәдәният йортында уздырылган бу очрашу бик файдалы һәм күңелле булды.

фотолар мәдәният йортыннан.


Нет комментариев