Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Традицияләрне саклап

Рәүфә Гәрәева “Татарның мамык мендәрләре” бәйгесендә катнаша

2023 ел Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һәм “Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы “Татарның мамык мендәрләре” иҗади бәйгесен уздыру хакында белдерде.

Бәйге әби-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләрне саклап калу һәм  киләчәк буыннарга тапшыру максатыннан үткәрелә. Татар халкының борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен, йолаларын киңрәк өйрәнү һәм алар аша яшь буында милли үзаң тәрбияләү бәйгенең төп бурычы һәм максаты булып тора.

Кешелек дөньясы һәрвакыт матурлыкка омтылып яшәгән. Халкыбызның күңел нурын сибеп чиккән киемнәре, бизәкләп тукыган ашъяулыклары, сөлгеләре, чаршаулары, мендәр тышлары... Бүгенге кызларыбызның күбесе бу эшләрне эшләми инде. Халкыбыз арасында сакланып калган талантлардан әлеге һөнәрләрне өйрәнеп каласы иде. Алар әби-әниләребезнең күңел җылысын саклаган хәлдә киләчәк буыннарга барып ирешсен иде. Шулай да әле безнең арада әти-бабайларыбыз, әни-әбиләребез һөнәрләрен дәвам итүчеләр бар әле. Алар дәвам итеп кенә калмыйча, киләчәк буыннарга үзләренең хезмәтен ядкарь итеп калдырырдай кешеләр. 

Рәүфә – күңел җылысын салып мендәр тышлары чигә

Имәнлебаш авылында яшәүче Рәүфә Гәрәеваның  күңел җылысын кушып чигелгән, бизәкле сөлге сурәтләре, мендәр, намазлыклар, кулъяулыклары күз явын ала. Искиткеч матур бизәкләр! Бүгенге көндә заманча машиналар башкара торган мондый эшне эшләү өчен күпме осталык һәм сабырлык кирәк.

-Кечкенәдән бәйләү, чигүне үз иткәнгәме, кичләремне иркенләп шушы эшләргә багышларга яратам. Буш вакыт булганда, эч пошканда да бер дигән шөгыль бу. Әнинең яшь чагында бик тәмләп челтәр бәйләгәнен хәтерлим. Кул эшләренә хирыслык әниемнән күчкән, - дип сөйли ул үзенең яраткан шөгыле хакында.

Мендәр тышларын да Рәүфә Гәрәева  үзе чигә. 

Фото шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев