Заинск-информ 16+
Рус Тат
Традицияләрне саклап

«Җиләк»леләр Пасхага әзерләнә

«Олы көнне көтеп алабыз», - ди «Җиләк» ансамбленә йөрүчеләр.

Пасха – христиан бәйрәмнәренең иң борынгысы һәм зурысы. Әлеге бәйрәм белән бәйле йолалар, йомырка буяу үзенчәлекләре турында белер өчен без “Җиләк” керәшен фольклор ансамбле белән очраштык. 

Нәкъ менә алар керәшен халкының гореф-гадәтләре, йолаларын саклау һәм яшьләргә җиткерү юнәлешендә зур эш алып бара. Алар безгә Пасха бәйрәменә әзерлек, бәйрәмне ничек үткәрүләре турында сөйләделәр.

– Пасха – безнең өчен иң зур бәйрәм. Иске Зәй бу көнне гөрләп тора. Бу көнне барыбызның да оныклары йомырка җыярга кайта. Ел да 100дән дә ким йомырка манмыйм. Йомырка белән бергә балаларга конфетлар, тәм-томнар да  өләшәбез, – ди Роза Зотова.

“Җиләк” ансамбле җитәкчесе Ольга Агашкина безгә йомыркалар да манып күрсәтте. Ольга Афанасьевна  гореф-гадәтләр, йолаларны саклап-үтәп яши, аны балалары, оныкларына да өйрәтә. Ә йомыркаларны ул суган кабыгы белән буйый. 

– Шимбә көнне мунчалар кереп чыккач, күкәй буярга керешәбез. Йомыркаларны кызарту – үзе бер күңелле мәшәкать. Хәзер инде кибетләрдә әллә нинди буяулар бар, ә мин үзем суган кабыгы белән манам. Суган кабыгын, йомыркаларны суга салып, 15 минутлап пешерәм, – ди  Ольга Афанасьевна.

Пешеп чыгып, бераз суынгач, бу йомыркалар алтынсу төсенә кереп, шулкадәр матур була. Ольга апа буялган йомыркаларны ил-көннәргә тынычлык, балалары-оныкларына исәнлек теләп, икона каршына да куя.

Урта Багражда элек Олы көндә авыллары белән җыелып йомырка тәгәрәтергә чыкканнар. Бу йола турында Роза Кузьмина сөйләде безгә.

 – Бәйрәмгә җыелган һәркем үзе белән буялган йомыркалар алып килә. Аларны чирәмгә тезеп, тупны йомыркага таба тәгәрәтәбез. Кемнең тубы тия, йомырка шуңа була. Элек туплар булмаган, кеше үзе аны ясаган, – ди ул.

«Җиләк»леләр кайбер борынгы йолаларның онытылмавын, бүгенге көннәргә кадәр килеп җитүен билгеләп үтте. Хәзер дә бәйрәмгә 3-4 атна кала һәр кеше өй юа, түшәк-мендәрләрен җилләтә, биләмәсен тәртипкә китерә.  

– Бездән соң килгән буыннар – оныкларыбыз да гореф-гадәтләребез, йолаларыбызны үтәп яшәсеннәр, ата-бабалардан килгән  гореф-гадәтләребез дәвамлы булсын иде. Һәркем бәйрәмне матур итеп уздырырга тырыша, бер-берсенә бүләкләр бирә, изге теләкләр тели. Бу көнне булган күңел күтәренкелеге ел буена җитә, – ди алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев