Якты Күлнең үз бәйрәме
«Казанская» бәйрәме Зәй районы авылында егерме бишенче тапкыр оештырылды.
Казан Алла Анасы иконасына багышланган бу дини бәйрәм Якты Күл авылында яшәүчеләрне һәм кунакларны юбилей бәйрәменә җыйды. Һава торышы чыгымчылап торса да, күңелле җырлар, дәртле биюләр, гармунчылар уйнаудан ләззәт алырга теләүчеләр күп җыелды Якты Күл болынына. Чөнки халык бирегә традицион төстә — яраткан бәйрәменә килә, дуслары, якыннары белән кинәнеп аралаша.
Бәйрәмнең тарихын «Каприз» хореография коллективы биючеләре матур композициядә чагылдырдылар. Ә районыбызның фольклор коллективлары җыр җырлап әйләнделәр.
Бәйрәм кунакларын Зәй районы финанс-бюджет палатасы рәисе Павел Байрашев, район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Розалия Архипова, Якты күл авыл җирлеге башлыгы Зиннур Мөхтәров, район мәдәният йорты директоры Гүзәлия Гатина сәламләделәр.
— Күп еллар дәвамында Казан Алла Анасы иконасы безне дошманнардан һәм бәла-казалардан яклаучы һәм саклаучыбыз булып тора. Якты Күл авылы дини бәйрәм «Казанская»ны һәр ел саен менә шулай зурлап үткәрә, яшь буында күркәм традицияләргә хөрмәт тәрбияли. Без сезнең белән хәзерге чорда махсус хәрби операция шартларында яшибез, районыбызның, илебезнең иң яхшы уллары Ватаныбыз чикләрен саклый. Район бердәм көч булып аларга гуманитар ярдәм җибәрә, шул рәвешле һәркем үзенең көченнән килгәнчә җиңүгә өлеш кертә. Мобилизацияләнгәннәргә һәм волонтерларга ярдәм күрсәткән барлык халыкка, хәйриячеләргә рәхмәт. Казан Алла Анасы иконасы безнең солдатларны сакласын, — дип билгеләп үтте үзенең котлау чыгышында Павел Байрашев.
Традиция буенча «Казанская» бәйрәмендә авыл кешеләрен төрле уңайдан тәбрикләүләр дә гадәткә кергән. Билгеле булганча, 2023 ел Россиядә — Педагог һәм остаз елы дип игълан ителде, шуңа күрә сәхнәгә озак еллар мәктәптә эшләгән педагогик хезмәт ветераннарын чакырдылар. Татьяна Липатова белән Галина Чернова 40 ел авыл балаларына математика, физика буенча белем биргәннәр. Надежда Пудова һәм Мария Устинова башлангыч мәктәптә 39 ел укытканнар, ә Лидия Соловьева 38 ел гомерен мәктәпкәчә белем бирүгә багышлый. Пелагея Шугулева 40 ел рус һәм татар теле укытучысы булып эшли. Шулай ук Виталий Байрашев 32 ел дәвамында укучыларга физика законнарын аңларга ярдәм итә. Алар барысы да бүләкләр алдылар.
Концерт программасында «Керәшен моңы», «Җиләк», «Мавринские напевы» фольклор коллективлары, «Ивушка» ансамбле, шулай ук Якты Күл авылы һәм Зәй районы аерым башкаручылары чыгышлары булды. Бәйрәмне җырчы Ясмин, Әлмәт шәһәреннән «Купава» вокаль ансамбле дә үзләренең җырлавы белән бизәделәр. Чараны Ландыш Борһанова һәм Владислав Тыткин алып барды.
Майданда актив ял яратучылар өчен халык уеннары һәм спорт ярышлары да оештырылды. Соңыннан барысы бергәләп учак тирәли җыр җырлап әйләнделәр, бәйрәм файер-шоу һәм зәңгәр күккә сибелгән салют белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев