Якты Күлдә нардуганнар йөргән
Нардуганчылар, өйдән өйгә йөреп, җыр һәм такмаклар әйткән, йорт хуҗаларына Яңа елда муллык, иминлек, бәхет теләгәннәр.
Якты Күл мәдәният хезмәткәрләре районыбызда яшәүче халыкларның бәйрәмнәрен, йолаларын, гореф-гадәтләрен мәдәни-агарту эшчәнлегендә актив кулланалар.
Бу көннәрдә Нардуган бара. Нардуган — Раштуадан соң 12 көн дәвамында үткәрелә торган күңел ачу бәйрәме. Элек Нардуган вакытында керәшен авыллары гөрләп торган. Ул 19 гыйнварга кадәр дәвам итә. 12 көн эчендә яшьләр уеннар уйныйлар, кич утыралар, йөзек салалар, парлар табышалар. Шулай ук, гармун уйнап, өй саен кереп йөриләр. Нардуган бәйрәмендә үзеңне танытырга ярамый, шуңа күрә нардуганга чыгучылар төрле маскалардан йөриләр.
Якты Күл авылында да нардуганнар йөргән. Нардуганчылар, өйдән өйгә йөреп, җыр һәм такмаклар әйткән, йорт хуҗаларына Яңа елда муллык, иминлек, бәхет теләгәннәр. Керәшен җыруларын җырлап, уен-көлке, такмаклар әйтешеп биеп, авыл кешеләренең күңелләрен күтәргәннәр.
Фотолар авыл мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев