Якты Күлдә Казанская бәйрәме узды: учак янында әйлән-бәйлән, уеннар һәм гасырлар буе дәвам иткән традицияләр
21 июльдә Якты Күл авылында Казан Изге Ана иконасы табылган көн хөрмәтенә Казанская бәйрәме узды.
Казанская – Якты Күлнең престол бәйрәме. Инде 27 ел уздырыла торган чара Дала Зәе елгасы буенда яктыкүллеләрне һәм кунакларны җыйды.
Бәйрәм әлеге истәлекле көннең тарихы турында сөйләүче хореографик күренештән башланды. Район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән аның урынбасары Петр Уразайкин Казанскаяга җыелучыларны бәйрәм белән тәбрикләде.

Шулай ук Якты Күл авыл җирлеге башлыгы Зиннур Мохтәров, район ветераннар советы рәисе, шушы авылда туып үскән Алексей Алексеев Казанская бәйрәме уңаеннан җылы теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәмдә авыл активистларын һәм юбилейларын билгеләп үтүчеләрне котладылар.

Килгән халык рәхәтләнеп ял итте, төрле уеннарда катнашты, бүләкләр отты. Кыскасы, авыл халкы туган-тумачалары, сыйныфташлары белән очрашып, аралашып, җырлап-биеп, рәхәтләнеп күңел ачты.
Роза Илалтдинова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев