Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Традицияләрне саклап

Якты Күлдә Казанская бәйрәме узачак

21 июльдә – киләсе сишәмбедә Якты Күл авылында Казанская бәйрәме үткәрелә.

21 июль - Казан Алла Анасы Изге Марияның иконасын искә алу көне.

Керәшеннәр бу бәйрәмне Казанский дип йөртә. Күп кенә керәшен авылларында әлеге көндә халык туганнары өстенә зиратка бара. 

“Казанская” – элек-электән районыбызның Якты Күл авылында пристольный бәйрәм булып саналган һәм тора-бара ул, дини кысалардан чыгып, халык, яшьләр бәйрәменә әверелгән. Хәзер ул авылда яңа төсмерләр алып үткәрелә башлады. Быел Казанский бәйрәме Якты Күлдә 21 июльдә уздырылачак.

Программада фольклор ансамбльләре чыгышлары, төрле уеннар, бәйгеләр каралган. Бәйрәм кичке сәгать 6да башлана.

фото редакция архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев