Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Традицияләрне саклап

Якты Күл авылында «Казанская - 2026» бәйрәме узды

Кичә, 21 июльдә авыл үзенең төп бәйрәмен — Казан Мәрьям Ана иконасы көнен 28нче тапкыр каршылады. Кунакларны күңелле җырлар һәм әйлән-бәйлән белән выл паркында каршы алдылар.

Сәламләү сүзе белән район башлыгы исеменнән аның урынбасары Петр Уразайкин чыгыш ясады. 

"Зәй җире үзенең бердәмлеге белән һәрвакыт көчле булды. Без җирлегебездә  төрле милләт һәм төрле дин кешеләре яшәве белән горурланабыз. Казан Мәрьям  Ана иконасы - ул яклау символы, һәм бүген без махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләребез исәнлеге өчен  дога кылабыз. Без аларны җиңү белән өйдә көтәбез. Һәр йортта тынычлык, җылылык һәм иминлек булсын. Бәйрәм белән сезне, кадерле яктыкүллеләр"- дип, ассызыклады район башлыгы урынбасары.

 Якты Күл җирлеге башлыгы Зиннур Мохтаров, Зәй керәшен җәмгыяте рәисе Петр Минеев һәм башка мәртәбәле кунаклар да изге теләкләрен җиткерделәр. 

"Безнең авыл — төрле милләт кешеләренең бер-берсенең гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп, янәшә яшәвенең ачык мисалы. Бүген без барыбыз бергә җыелдык — керәшеннәр, руслар, татарлар һәм матур итеп бәйрәм итәбез. Менә шундый чаралар аша без  бердәмлекнең кече Ватаныбыздан, Якты Күлдән башлануын күрсәтәбез", - дип ассызыклады ул.

Бәйрәмдә авыл волонтерларын бүләкләү аеруча мөһим вакыйга булды: алар өч ел эчендә 615 маскировка челтәре үрделәр, 7 меңнән артык окоп шәмнәре ясадылар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар  өчен 1550 берәмлек эчке киемнәр тектеләр. Чарада әнә шул эшләрне башкарган 17 активистка Рәхмәт хатлары тапшырылды.


Кунаклар өчен «Керешен моңы», «Җиләк», «Ивушка» фольклор коллективлары, «Заиночки» хореография коллективы чыгыш ясады. 

Теләге булган һәркем төрле халык уеннарында катнашты: көянтә белән йөгерүдә көч сынашты, бүрәнә кисте, чүлмәк ватты.

Роза Илалтдинова фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев