Заинск-информ 16+
Рус Тат
Традицияләрне саклап

«Якты коңгыз» балалар бакчасында «Нәүрүз» бәйрәмен билгеләп үттеләр

Җир йөзендә бәйрәм итмәгән һәм бәйрәмнәре белән горурланмаган халык юктыр. Чөнки нәкъ менә бәйрәмнәрдә халыкның тарихы, теле, психологиясе, сәнгать иҗатының үзенчәлекле формалары туплана.

Язгы көн белән төн тигезләшү көнендә «Якты коңгыз» балалар бакчасында «Нәүрүз» бәйрәме үткәрелде. Анда мәктәпкә әзерлек, зурлар һәм уртанчылар төркеме балалары катнашты. Бәйрәмнең максаты: балаларны татар һәм рус халкының милли мәдәниятенә һәм традицияләренә тарту, хис — кичерешләрне үстерү, башка милләт кешеләренә карата яхшы мөнәсәбәтләр тәрбияләү.

Бәйрәм залына матур киенгән балалар җыелды. Балаларның милли киемнәре бу бәйрәмгә тагын да күбрәк ямь өстәде. Балаларга кунакка Нәүрүзбикә килде. Бәйрәмгә килгән Кыш бабайның үз биләмәләрен бирәсе килми иде. Ләкин Нәүрүзбикә бик җитез булып чыкты һәм Кыш бабайны җиңел генә җиңде. Бәйрәмдә балалар күңел ачтылар.

Алар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, әйлән-бәйлән милли уеннары уйнадылар. Бәйрәм азагында Нәүрүзбикә балаларны яз җитү белән котлады һәм тәмле коймаклар өләште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев