Гөрләттек Питрауларны
12 июльдә традиция буенча Зәй халкы, районыбыз кунаклары кабат ямьле табигать кочагына Кашка тау итәгенә җыелдылар. Биредә гадәттәгечә керәшен халкының милли бәйрәме Питрау-2023 билгеләп үтелә.
Гадәттәгечә мәртәбәле кунаклар иң башта авыл җирлекләре, иҗади коллективлар әзерләгән мәйданчыкларны, милли ризыклардан сыгылып торган мул табыннарны карадылар, бәяләделәр, төрле шаян уеннарда катнаштылар.
Ә Питрау бәйрәменең төп тамашасы булган театрлаштырылган күренеш төп сәхнәдә үтте. Аны бәйрәмгә җыелган халык Кашка тау итәгенә тезелешеп утырып рәхәтләнеп күзәтте. Бәйрәмнең тантаналы өлеше матур котлаулар, изге теләкләр юллау белән дәвам итте. Анда иң өлкән кеше, яңа туган сабый гаиләсе, матур парлар, җәмгыять эшләрендә, хәйрия чараларында актив катнашучылар тәбрикләнде.
Ә кече сәхнә исә актив уеннар, бәйгеләрдән шау-гөр килеп торды. Анда иң башта балалар керәшен җырларын башкарып сокландырса, «Питрау чибәре — 2023»не ачыклау шактый дулкынландыргыч булды. «Ак дәдәй» бәйгесендә дә өлкәнрәк яшьтәге абзыйлар яшь егетләрдән уздырып ярышты. «Моңлы тавыш 60+» конкурсында да катнашырга теләк белдерүчеләр күп булды.
Мәйдан уртасында исә спорт уеннары, себерке бәйләү, утын кисү, утын яру кебек уеннар барды. Питрау батыры исеме өчен көрәш киеренке булды. Инде Сабантуйларыннан соң ял итеп бераз көч җыйнаган көрәшчеләр җан-фәрман бил алышты.
Һәр уен һәр кызыклы тамаша концерт программасы белән үрелеп барды. Анда Ясмин, Марина Карпова, «Бәллүр» триосы, «Агидел» дәүләт җыр-бию ансамбле, районның керәшен фольклор иҗат төркемнәре чыгыш ясады.
«Питрау-2023» исә Кашка тау итәгендә традицион зур учак әйләнәсендә җыр җырлап әйләнүләр белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев