Заинск-информ 16+
Рус Тат
Традицияләрне саклап

Гомер сукмагыннан 54 ел бергә

Югары Пәнәче авылында яшәүче Зәйтүнә һәм Илдус Хөсәеновлар – яшьләргә үрнәк пар. 54 ел элек кабызган гаилә учагын сүндермичә, бер-берсенә терәк булып, матур итеп яши алар.

Тырыш, уңган, барысына үз хезмәтләре, үз көчләре белән ирешкән бу гаилә олы ихтирамга лаек. Алар яшәүнең мәгънәсен, тормышның кадерен белеп, тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып гомер кичерә. Тормышта куелган максатларга ирешү өчен ныклы ихтыяр көче, тырышлык, үҗәтлек кирәк. Ә Илдус абый белән Зәйтүнә апаның икесенә дә хас бу сыйфатлар.


Зәйтүнә апа – Кадер авылы кызы. 1971 елның 2 апрелендә Югары Пәнәчегә Хөсәеновлар гаиләсенә килен булып төшә. Аңа кадәр  Илдус абый Югары Пәнәчедән Кадергә Зәйтүнәсе янына бер еллап йөри. Ярату-мәхәббәттер инде,  кышкы салкыннарда 10 километр араны җәяү йөрү дә куркытмый иде, дип искә ала Илдус абый.
Өлкәннәр тормышның һәр күңелле мизгеленнән тәм табып яши белә. Чөнки аларга заманында күп авырлыклар кичерергә дә туры килгән. Ул еллар турында сүз чыккач, алар көрсенеп тә куя. Зәйтүнә апаның әтисе Динмөхәммәт абый сугышка беренче көннәреннән алына. Каты яраланып туган якларына кайта, озак та үтми яңадан сугыш кырына китә. 1944 елда туган кызын – Зәйтүнәсен күрә алмыйча 1944 елның 26 июнендә Польшаның Люблин шәһәрендә батырларча һәлак була. Илдус абыйның да әтисе Зәки абый фин, Бөек Ватан сугышында катнаша, аңа да туган якка исән кайту насыйп булмый.
Хөсәеновлар икесе дә гомер буе авыл мәктәбендә балаларга белем һәм тәрбия бирәләр. Зәйтүнә Динмөхәммәтовна – география, Илдус Зәкиевич хезмәт дәресләрен укыта. 


“Мин килен булып төшкәндә каенана үлгән иде инде. Илдусның кулы эшкә оста булды. Әле хәзер дә кул кушырып утырмый.  Мәчеткә дә, клубка да кирәк чакта ярдәм итә”, – ди Зәйтүнә апа.


Ә йорт-җирләрен, каралты-кураларны үз куллары белән барлык уңайлыкларны тудырып, заманча итеп яңартканнар. Йортка ишекләрне дә, тәрәзәләрне дә Илдус абый шулкадәр оста итеп үзе ясаган. Ул төзегән йортлар, ясаган тәрәзә наличниклары, йорт җиһазлары, пычак, шкатулкалар –үзе бер тарих. Беренче шкафны 17 яшендә ясаган. Ул әле дә кадерле ядкарь буларак амбарларында саклана. 


– Кул эшенә осталык бабайдан киләдер дип уйлыйм. Ул вакытта бит шкафлар да, урындыклар да юк иде хәзерге замандагы кебек. Артлы урындыклар да, шкафлар да, ачыла торган өстәлләрне дә күп ясадым. Тимер эшен дә, агач эшен дә бик яратып башкарам, – ди Илдус абый. 


Хөсәеновлар гаиләсендә өч малай үсә. Гаиләгә бала кайгылары да күрергә туры килгән. 11 яшьлек уллары Илгизне авыл урамында трактор таптата.
– 1987 елның 31 июлендә гаиләбезгә кайгы килде. Улыбыз Илгизне авыл трактористы таптатты. Акыллы, җитез, ярдәмчел улыбызны җир куенына салу әйтеп бетергесез авыр кайгы булды, – ди хәсрәтләрен йотып әти-әни.
Ләкин нәрсә генә булмасын тормыш дәвам итә, үзеңдә яшәргә көч табарга кирәк. Уллары Илшат һәм Илнарны аякка бастырырга, эшкә өйрәтергә, яхшы тәрбия бирү теләге тормышка кайтара. 


“Быел декабрьдә Илгизебезгә 50 яшь тулган булыр иде. Бала хәсрәтләре кичерү беркемгә дә язмасын”, – дип тели алар.
Укытучылык эшен Хөсәеновлар яратып, чын күңелләрен биреп башкаралар. Элекке укучылары рәхмәтле аларга. Әле дә әти-әниләр Илдус абыйга малайларга дөрес хезмәт тәрбиясе бирдең, дип, рәхмәтләрен җиткерәләр икән.

 
– Ныклы гаилә кору өчен гаиләнең нигезе булган, улларыбызны намуслы, хезмәт сөючән, кешелекле итеп тәрбияләгән, яшәргә көч бирүче Зәйтүнәм белән мин бәхетле. Тормышның авырлыгын бергә тарттык. Яшәүнең кадерен белер өчен икең дә бер-береңне хөрмәт итеп, ярдәм итеп, терәк булып яшәүдән дә матур нәрсә юк, –ди Илдус Зәкиевич.


Зәйтүнә апа әле  82 яшендә дә бакчада эшләргә ярата. Гөл-чәчәкләр, җиләк-җимеш, яшелчәләр үстерә, өйләрне тәртиптә тота. Кулыннан килмәгән эше юк. Ялларда уллары, киленнәр, оныклар шавына күмелә Хөсәеновлар йорты. Балалары әти-әниләрен төрле урыннарга ял итәргә дә йөртәләр. 
Хөсәеновлар авылны матур гамәлләре белән дә бизәп яшиләр. Авылда узучы мәдәни чараларда катнашалар. Илдус абыйга 84 яшь. Ул мәчеткә бәдрәф эшләгән,  бүгенге көндә колача ясый.  Илдәге вазгыятьне аңлап, махсус хәрби операциядә катнашучыларга да ярдәм итәләр. Илдус абый клубта маскировка челтәрү үрү өчен корылмаларны ясап биргән. Ә Зәйтүнә апа челтәр үрүче хатын-кызларны тәмле пироглар пешереп сыйлый. 
Тормыш мәгънәсен кешеләргә кирәк булып яшәүдә, игелекле эшләр кылуда күргән Хөсәеновлар  кечкенә шатлыкларга да сөенеп, башкарылган эштән күңел ләззәте алып, гаилә тынычлыгына, балаларының уңышларына сөенеп, оныклар шатлыгына күмелеп, тормыш йомгагын сүтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев