Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Традицияләрне саклап

Федоровкалылар Тройсын бәйрәмен уздырды

Борынгыдан килгән бу матур бәйрәм Федоровка авылында ел саен үткәрелеп килә. Хәтта дини бәйрәмнәр тыелган елларда да ул үз кыйбласын югалтмаган, халык аны саклап калган.

31 майда Федоровка авылы чын халык бердәмлеге һәм шатлык сәхнәсенә әверелде. Бәйрәм  ата-бабаларыбыздан калган борынгы йолаларны театральләштереп күрсәтүдән башланды. Сармашбаш авыл җирлеге башлыгы Геннадий Абрамов Яфрак бәйрәме белән котлап, барысына да сәламәтлек һәм иминлек теләде.

 Бәйрәмдә  милли уеннар, бәйгеләр оештырылды, район мәдәният йорты каршында эшләүче автоклуб үзешчәннәре күңелле концерт әзерләгән иде,  җыр-биюләр тынмады.

Тройсында район керәшен оешмасы рәисе Петр Минеев та катнашты. Ул бәйрәмнең иң өлкән һәм иң кечкенә катнашучысына татлы бүләк — хуш исле бал тапшырып, буыннарны символик җеп белән бәйләде.

Бәйрәм бик матур узды. Анда катнашучылар ел буена җитәрлек яхшы кәеф, хатирәләр алды.  Саубуллашканда, федоровкалылар инде киләсе елда да Тройсын бәйрәменә кунакка чакырып калдылар.

Фотолар район мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев