Бүген - Раштуа бәйрәме
7 гыйнварда православие динен тотучылар Раштуаны бәйрәм итә.
Ул чиркәү тарафыннан IV гасырдан бирле билгеләп үтелә. Раштуа алдыннан кешеләр алты атна буе итле, сөтле, йомыркалы ризыклар ашаудан тыелып ураза тота. Бәйрәм көнендә исә итле ризыклар белән мул өстәлләр әзерләп, кунакка йөрешүләр, кич утырулар, төрле уеннар, күңел ачулар башлана.
Раштуа уңаеннан, 6 гыйнвар төнендә чиркәүләрдә иртәнгә кадәр гыйбадәтләр кылып, исәннәр һәм бакыйлыкка күчкән туганнары өчен шәмнәр куеп, гөнаһларны кичерүне сорыйлар. Өйләрдә мул табыннар артында, туганнар белән бергә матур бәйрәм ясыйлар.
Зәйдә дә Раштуа көнендә чиркәүләрдә гыйбадәтләр үтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев