Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Традицияләрне саклап

Бүген Питрау бәйрәме

Питрау ул – табигатьне олылау, аның биргәннәренә шөкерана итү, табигатьнең гүзәллегенә, иркенлегенә соклану, мактау җырлау. Бәйрәм халыкның урып-җыюга керешер алдыннан бер очрашып, күңел ачу чарасы да.

Питрау – җәйнең кыл уртасы. Бу көнне үсемлекләр үсүдән, кошлар сайраудан туктый, диләр. Шушы көнне җыеп киптерелгән дару үләннәре аеруча файдалы, диләр.

Бәйрәмнең электән үк килгән үз гореф-гадәтләре, йолалары бар. Авыл халкы Питрауга ике атна кала печәнгә төшкән. Печәнчеләрне авыл халкы коймак пешереп, тәкә суеп көтеп торган. Ашап, ял итеп алгач, шул урында бәйрәм башланган. Авылда ничә гармунчы бар, түгәрәк ясап, кунакларны биеткән. Җәй коры килгән елда, биючеләрдән чыккан тузанны басар өчен мәйданчыкларга су да сибеп торганнар. Шулай итеп, авыл халкы таң атканчы күңел ачкан. Кичке уенда кызлар егетләр белән танышкан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев