Бу атнада Зәй районы авылларында бәйрәмнәр уза
Зичәбаш авылында – Питрау бәйрәме, Кәдектә кече авыл көне үткәреләчәк.
Җәй айларында районда авыл бәйрәмнәре уза. Күп авылларда ул Сабантуй урынына оештырыла. Һәр кешегә үзе туып үскән җир матур, кадерле дә, якын да. Авыл халкы, читтә яшәүче якташлар әлеге бәйрәмнәрне көтеп алып, аларда катнашырга тырыша.
Зичәбашта Питрау бәйрәме көндезге сәгать 2дә башлана.
Кәдектә кече авыл көне көндезге сәгать 10га билгеләнгән.
автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев