Бохарай авылында “Уен Фест» халык уеннары фестивале узды
Традицияләрне саклап

Бохарай авылында “Уен Фест» халык уеннары фестивале узды

Авыл китапханәсендә традицияләргә һәм халык уеннарына багышланган «Уен Фест» фестивале узды.

Бәйрәмне «Троица» йола уены ачып җибәрде. Балаларга каенга тасма бәйләүнең борынгы гадәте турында сөйләделәр: һәр тасма сәламәтлек, мәхәббәт, бәхет һәм яхшы уңыш теләген гәүдәләндерә. Балалар теләкләр әйттеләр һәм бергәләп каен тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар.

Фестивальдә катнашучылар  хәрәкәтчән уеннарда рәхәтләнеп уйнадылар. Чарага халык уеннары тасвирлана торган әсәрләр белән китап күргәзмәсе әзерләнде.

Бәйрәм «дуслык китабы» флешмобы  белән тәмамланды. “Уен фест" сәламәт яшәү рәвешен, актив позицияне һәм традицияләргә хөрмәтне пропагандалый. Бу вакыйга балаларны берләштерде һәм барысына да якты тәэсирләр бүләк итте.

фотолар авыл җирлегеннән


Нет комментариев