Бигештә угыз пилмәне ясадылар
Бигеш мәдәният йортында угыз пилмәне ясау буенча мастер-класс үтте.
Мастер-класс үткәрү өчен китапханәчесе Айгөл Маликова угыз эремчеге әзерләп алып килде. Миләүшә Рәҗәпова камырларын әзерләде, ә инде угыз пилмәнен маскировка челтәрләре үрүчеләр бергә ясадылар.
“Әбиләр элек елга бер тапкыр угыз ризыгын ашарга кушалар иде, чөнки анда организмны ныгыта торган витаминнар бик күп”, - ди мәдәният хезмәткәрләре.
Шулай ук чәй табынына мәдәният йорты директоры Миннегөл Насыйбуллина угыздан бик тәмле пирог пешергән иде.
“Угыз ризыклары телләрне йотарлык тәмле булды”, - ди чарада катнашучылар.
Бигеш мәдәният йорты хезмәткәрләре угызның файдасы турында да аңлата.
Угыз – сыер бозаулагач, 3-5 көн була торган сөт. Ул – бик күп авырулардан дәва, төрле бактерия һәм вируслардан саклый торган матдәләргә бай. 100 грамм угызда 20 меңгә кадәр иммуноглобулин бар.
Угыз сөте бозау организмында пассив иммунитет булдыру өчен кирәк. Ул балаларга, хроник авырулардан интегүче кешеләргә файдалы. Сулыш юллары авырулары, инфекцияле чирләрдән саклый, тиз арада сәламәтләнергә булыша. Угызның бронхиаль астма, бронхит, пневмония, гастрит, колиттан сихәте зур. Аны тәүлегенә 3 стакан эчәргә була.

Организмы лактозаны эшкәртә алмаучыларга угыз сөтен эчәргә киңәш ителми.
Угыздан бик тәмле ризыклар да пешерергә мөмкин.
Творогын ясау өчен яңа савылган угызны кәстрүлгә салып кайнатырга кирәк. Бу шактый озак вакытны ала. Сөт эремчеккә әйләнеп, аннан корт (кызыл эремчек) ясалганчы, 3-4 сәгать узарга мөмкин.

Кәстрүл төбенә касмык утырмасын өчен, сөтне агач кашык белән болгатып тору зарур. Әзер корт кызгылт сары төстә була. Аннан соң, тәменә карап, шикәр комы өстисең. Чәй янына кую яки гөбәдия пешерү өчен корт әнә шулай әзерләнә.
Ә менә запеканка пешерү иң җиңелләрдән санала. Беренче көнге угызны табага салып, духовкага куйсаң, ул берничә минут эчендә кабарып, тәмле булып өлгерә. Тоз салырга кирәкми, чөнки угыз сөте тәме буенча тозлырак.
Угыз коймагы өчен сөткә аз гына чүпрә, тоз, шикәр комы һәм 1 йомырка салып туглыйсы, болгата-болгата әз-әзләп он өстисе. Камырны берничә минутка җылы урынга куеп кабартырга.

Фотолар мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев