Рәмзия Җиһаншина «Яңа ел якынлашкан саен 1975 елгы мәктәп «Чыршы бәйрәме» искә төшә
Туган авылым Куш-Елгада әнкәйнең ел ашын үткәреп килдек.
Әнкәйсез үткән бер ел... Инде үзем кояш баешына таба юл тотсам да, әнкәйсезлек сиздерә. Ай-һай, ничек сиздерә. Аштан соң, бушап калган туган йортның тәрәзәләре, өй каршында үскән миләшләрнең кып-кызыл тәлгәшләре безне озатып калды. Әткәй белән әнкәй истәлеге. Тәкмәк әрәмәсендә үскән миләш белән балан үсентесен алып кайтып утыртканнар иде икесе. Без бала-чагалар ярдәм иткән булып йөргәнбездер инде.
...Миләшнең өске ботагындагы җимешләрен инде кошлар чүпләп бетергәннәр, аскы ботакларда әле бар. Ә ап-ак кар өстенә коелган миләш тәлгәшләре ахактай янып яталар. Йөрәк кебек кызыл тәлгәшләр...
Үтеп баручы Юлбарыс елына әнкәйсез кергән идек. Инде Яңа ел, Куян елы якынлаша. Балачак бәйрәме, яшьлек бәйрәме, гаилә бәйрәме ул Яңа ел. Ә декабрь ае Яңа ел бәйрәменә әзерлек ае булып гәүдәләнә. Яшь барган саен, билгеле, бу мәшәкатьләргә җиңелрәк карыйбыз.
Кем кайда, кем белән Яңа елны каршылый, нинди күлмәк кия, нәрсә әзерли? Сораулар ае да икән әле декабрь. Һәм ирексездән әнкәйләр теккән марля күлмәк, гап-гади пыяла уенчыклар, крахмал белән катырылган күлмәкне бизәгән сыкы искә төшә.
Куш-Елга башлангыч мәктәбен тәмамлаганнан соң, Түбән Биш урта мәктәбенә 4нче сыйныфка укырга киттек. Яңа ел якынлашкан саен шул ел, 1975 елны каршылау тантанасына бизәлгән мәктәп елкасы искә төшә. Шул бәйрәмдә төшкән фото күз алдына килеп баса. Беренче мәртәбә ике катлы мәктәпнең спорт залы уртасына урнаштырылган, төрле төсләр белән балкыган зур чыршыны шунда күргәнмендер, мөгаен. Әнкәй теккән марля күлмәктән кар бөртекләре биюен башкарган идек берничә кыз. Ә башта катыргыдан үзебез ясаган таҗ. Аңа клей белән мамык ябыштырылган һәм мамык өстенә ватык чыршы уенчыкларының ялтыравыклы кисәкләре сибелгән... Классташым Гөлсинәнең күлмәге ни өчендер сарыга манылган иде. Сары күлмәктән ак кар бөртеге булып биеде ул.
Баянчы Фәрит абый Таймасов көен уйнап җибәрә, без алты кыз, талгын көйгә әкрен генә бөтереләбез. Җыры да истә.
Без карлар очабыз,
Түбәнгә төшәбез.
Җитәбез дигәндә
Җил белән китәбез...
Шәхсән үзем өчен иң тылсымлы, җылы, гаилә бәйрәме ул - Яңа ел. Нәкъ Совет чоры открыткаларындагы сурәтләр кебек...
Өй түренә кереп кунаклаган нарат агачының исе һаваны сафландыра. Безнең бер дә ясалма чыршы куйганыбыз юк. Бергәләшеп, яратып бизибез урман гүзәлен. Быел чыршыны бәләкәч Алиябез – дүрт яшьлек оныгыбыз белән бергә бизәдек. Алия һәр уенчыкның урынын үзенчә билгеләп, инде матурлыкны аңлап, яратып башкарды бу эшне.
Хәзер Яна ел табынына нинди ризыклар әзерләү турында уйлашабыз. Әзерләгән аш-суларыбыз тәмле, бәрәкәтле булсын! Өстәлләребез мул булсын! Гаиләләребез имин, илләр-көннәр тыныч булсын! Барыгызны да якынлашып килүче Яна ел белән!
Рәмзия Җиһаншина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев