Заинск-информ 16+
Рус Тат
Традицияләрне саклап

Башкала Сабантуен Зәй ишегалды бизәде

Район башлыгы Разиф Кәримов катнашында 150 кешедән торган Зәй делегациясе быел да Казан Сабантуен гөрләтте.

Тынычлык бистәсе Каенлыгында узган Сабантуйда татар ихатасы эшләде. 

Анда республиканың 11 районы  кечкенә ишегалларын оештырды. Һәркайсы бәйрәм кунакларына үзенең тормыш-көнкүрешен, йолаларын тәкъдим итте.  Төп капкадан ук чарага килгән рәсми кунакларны традицион рәвештә чәкчәк белән каршы алдылар, соңрак алар барлык хуҗалыклар белән танышып та чыкты.

Зәй ихатасы ерактан ук үзенең бай, купшы булуы белән бәйрәм кунакларын җәлеп итте.   

–Сезнең район мәйдан-чыгыннан чыгып барышыбыз. Дөресен әйткәндә, бик ошады, башка районнардан аерылып тора. Башкала Сабантуенда менә шулай төрле җирлекләрне, аларның ничек яшәүләрен тасвирлаучы ишегаллары оештыру үзенә күрә бер ямь биреп тора. Афәрин! – дип уртаклаштылар Казаннан Сабантуйга килгән  Әлфия һәм Мөнәвир Җамалиевлар. 

Зәй ишегалдыннан чыгып баручы Дания Гаянова да бәйрәмне оештыручыларга чын күңеленнән рәхмәтен җиткерде. 

– Кунакчыл халык яши икән Зәйдә. Мәйданчыкта булганнан соң шундый фикергә килдем. Кайнар чәй, мичтә пешкән коймак белән сыйладылар. Көрәш мәйданында татарлар гына түгел, Африка егетләре дә бил алыша. Бу – үзе бер тамаша, милләтләр дуслыгы турында сөйли, – ди ханым. 

Казан шәһәреннән Гөлназ Әхтәмованы исә  Зәй осталары ясаган кул эшләнмәләре таң калдырды. 

– Милли орнаментлар  чигелгән сөлгеләрне, ротангтан ясалган үзенчәлекле кәрзиннәрне, төрледән-төрле савыт-сабаларны күрергә мөмкин монда. Хәтта үзең тотып эшләп тә карарга була. Гомумән, өлкәннәр өчен дә, кечкенәләргә дә  традицияләребез асылына төшенү өчен зур мөмкинлекләр булдырылган. Милләтебезнең күңел бизәкләрен Сабантуй бәйрәмендә күрдек, – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты тәҗрибәле укытучы. 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, аның улы Искәндәр, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин,  Казан мэры Илсур Метшин һәм башка хөрмәтле кунаклар  Зәй районы ишегалдында булды.  Милли киемле кызларыбыз сый-нигъмәтләр белән каршы алды аларны. “Легенда” хореография коллективы кызлары татар халык биюен бүләк итте. 

Келәмдә көрәшчеләр бил алышканны Татарстан Рәисе зур кызыксыну белән күзәтте.  

Көн дәвамында Зәй  ишегалдыннан халык  өзелмәде. Татарстанлылар гына түгел, илебезнең башка төбәкләреннән килүчеләр дә, чит ил кунаклары да үз итте безнекеләрне. Зәй кызлары исә Кытай делегациясе вәкилләренә милли баш киеме – түбәтәйләр бүләк итте. 

– Мәйданчыкта милли атмосфера хакимлек итә. Барысы да күңелгә хуш килә: халык көйләре, баянчылар, кызыклы халык уеннары, коллективлар чыгышлары да таң калдыра. Кул эшләре, аш-су осталары да күп икән сездә. Күпме тырышлык һәм көч сарыф ителгән. Чын күңелдән әйтәбез, безгә бик ошады Сабантуй бәйрәме, – ди Кытай халык вәкиле Чао Цонлинь. (Безгә аның белән тәрҗемәче ярдәмендә аралашу бәхете елмайды). 

Гореф-гадәтләребезне тасвирлаучы, районыбызның якты йөзен  чагылдыручы  экспонатларга бай булды ишегалды.

Махсус урында кызлар кыстыбый, урама пешерү осталыкларын күрсәтеп, кунакларны милли ашларыбыз белән сөендерделәр. Бәрәңге, тары ярмасы, кәбестә, кабак белән әзерләнгән телне йотарлык кыстыбый әзерләүчеләр янында  озын чиратлар җыелды.  

Сабантуй мәйданында чын авыл өйләрендәге кебек ягылган мичтә коймак пеште, самавыр кайнады. Зәй кызлары әзерләгән чәй өстәле янында чын бәйрәм рухы сизелә иде.

– Тугызынчы тапкыр Казан халкын, бәйрәм кунакларын коймаклар белән сыйлыйбыз. Бер ханым нәкъ менә безнең коймакны авыз итү өчен генә Сабантуйга  килүен белдереп, рәхмәтләр әйтеп китте. Безнең ризыкны үз итеп калучылардан соң тагын да күңел була. Бүген 15 чиләк камыр ясап алып килдек. Чит ил кунаклары да бик яратты мич коймагын, – диде көн дәвамында коймак пешереп торган Бигеш мәдәният йорты җитәкчесе Миңнегөл Насыйбуллина. 

Көн дәвамында сәхнәдән Зәй үзешчәннәренең  ямьле җырлары яңгырады. Татарстан халкы ел буена көтеп алган бәйрәмнең минутын да бушка сарыф итмичә, рәхәтләнеп күңел ачты.  Җырчыларыбыз Ясмин, Айдар Сөләйманов  моңлы тавышы белән күпләрне сөендерде.

Кечкенә йортларда районыбызның  аш-су, кул эшләнмәләре осталары үз эшләренең иң-иңнәрен тәкъдим итте.  

Зәй ихатасы башка район мәйданчыкларыннан чын мунчасы  белән дә  аерылып торды. 

Бар яктан уңган,  һәр тармакта алдынгы булган Зәй районын күпләр белә.  Халкының матур эшләренә сокланалар, шуңа да республикакүләм чараларга чакырып кына торалар, үзебездә дә еш уза алар.  Ә республика Сабантуенда  катнашу – үзе зур дәрәҗә.

– 2017 елдан Зәй районы Казан Сабантуен оештыруда катнаша. Без моңа чын мәгънәсендә лаеклы дип саныйм. Монда республиканың 43 районы да булыр иде, тик катнашучыларны сайлап кына алалар. Бу исемлектә булуыбыз белән чиксез горурланабыз. Ә безнең ишегалды бәйрәм кунаклары арасында зур авторитет ала. Елдан-ел күбрәк кунаклар килә, – диде район башлыгы Разиф Кәримов. 

Бәйрәмнең төп өлеше Тынычлык бистәсенең үзәк мәйданында дәвам итте. Милли бәйрәмебезнең тарихы һәм асылы турында театральләштерелгән тамаша күрсәтелде. Чыгышлар гаиләдә милли традицияләрне саклау һәм тапшыру темасына багышланган иде. Быел ул аеруча зурлап оештырылган: анда 800дән артык артист җәлеп ителгән. 

Рөстәм Миңнеханов бәйрәм кунакларын сәламләде. 

– Сабантуе матур узсын өчен шәһәр һәм республика тарафыннан бик зур көч куелган. Һәммәгезгә исәнлек-саулык, тынычлык телим, –диде ул.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев