Бәйрәм итттек көн буе
Көн дәвамында парк төрле бәйгеләр, спорт ярышларыннан гөр килеп торды. Авыр һәм җиңел атлетика, армспорт, гер күтәрү, мас-рестлинг, шахмат-шашка ярышлары узды. Быел да балалар өчен аерым мәйданчык эшләде.
Милли мәйданчыкта җыелган халык милли уен-бәйгеләрдә көч сынап күңел ачты. Мәйдан уртасында берәүләр чүлмәк ватты, капчык киеп сикерде, сулы чиләкләрен көянтәгә асып узышты, авыш баганага менде. Ә мәйдан уртасыннан агучы елгада катамараннарда йөрү форсаты да булды.
Ял паркында «Милли йортлар», «Спорт мәйданы», «Сабантуй гүзәле», «Сыйлы көнең —сыер белән», «Икмәк — яшәү чыганагы», «Умартачылык», «Балалар Сабантуе» мәйданчыклары эшләде. Шулай ук балалар өчен аттракционнар, сәүдә рәтләре эше оештырылды.
Паркның берничә урынында эшләнгән сәхнәләр сәнгать осталары карамагында булды. Үзәк сәхнәдә «Азаль», «Мирас» вокаль-хореография ансамбльләре чыгышы, татар эстрадасы йолдызлары Ясмин һәм Рөстәм Насыйбуллин концерты, шәһәр иҗат коллективлары номерлары, Татарстанның атказанган артисты Радик Шәрипҗанов чыгышлары белән үрелгән бәйрәм концерты тамашачы күңеленә хуш килде. Ә кичен җыр сөючеләрне Татарстанның халык артисты Филус Каһиров һәм инструменталь ансамбльнең бәйрәм концерты сөендерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев