Соңгы елларда Кәрәкәстә авыл көне үткәрү матур традициягә әйләнде. Аны шушы авыл кызы, җырчы Сәрия Нәбиуллина оештыра
Кәрәкәстәге матур гореф-гадәт
Быелгы бәйрәм 1 августта узды. Ул “Кирәк бары тынычлык” дип аталып, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә, аларга ярдәм итүче игелекле йөрәкле затларга багышланды. Авыл көненә җыелган халыкны район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин котлап, матур теләкләрен җиткерде.
Батыр апалар – фронтка ярдәмчеләр
Бәйрәм барышында хәрби зонага маскировка челтәрләре үрүче апалар хөрмәтләнде. Кәрәкәснең өлкән яшьтәге хатын-кызлары беренче көннәрдән үк хәрби зонага маскировка челтәрләре үреп, зур эш башкаралар. 2023 елның 5 декабреннән алар бер көн калмый маскировка челтәрләре үрәләр. Бүгенге көнгә 700дән артык маскировка челтәре үрделәр. Аларга бәйрәмдә “Зәй сезнең белән” волонтерлар хәрәкәте җитәкчесе Елена Хисаметдинова рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Сабантуеннан да күбрәк халык җыелды бәйрәмгә”, – ди кәрәкәслеләр.
– «Авыл көненә тирә-як шәһәр-районнар, авыллардан, хәтта Башкортстаннан да кунаклар кайткан иде. Егетләребез исән-сау кайтсыннар иде, аларның әти-әниләренә сабырлык телим. Бәйрәмдә җырчылар Рөстәм Асадуллин, Илшат Сафин, ИлГәрәй, Рафис Кәлимуллин, Ришат һәм Айгөл Шәйхетдиновлар, Алмаз Ишморатов, Илзирә чыгыш ясады», – ди Сәрия ханым Нәбиуллина.
Ә бәйрәм буласы урынны Раяз Гыйләҗев белән Разиф абый Нәбиуллин чабып чистартты. Мәйданга урна куелды. Бәйрәм барышында 50 мең сум акча җыелды. Әлеге сумма “Зәй сезнең белән” волонтерлар хәрәкәтенә маскировка челтәрләре үрергә материал алу өчен бирелде.
Әзерлек эшләре һәм мәйданны төзекләндерү
– «Бәйрәмне авыл халкы белән бергә оештырдык. Бердәм булганга без көчле. Әмма ничек кенә булмасын, иң зур рәхмәтләрем улым Илсурга, киленем Аннага. Алар авыл көнен уздыруда нык тырышты, музыкаль аппаратураларны көйләү күп көч сорый. Бәйрәмгә каршы кичтән дә, бәйрәмнән соң иртә таңга кадәр дә шунда булдылар. Авыл көнен оештыруда өлеше кергән һәркемгә тирән рәхмәтләремне белдерәм», –ди Сәрия ханым.
Ә кәрәкәслеләр авылдашларына шундый зур бәйрәм ясаганы өчен Сәрия ханымга рәхмәтле. Бәйрәмдә самавырлар кайнады, теләгән һәркем коймаклар, тәм-томнар белән чәй эчте. Халык артистларга кушылып рәхәтләнеп җырлады, биеде, ял итте. Киләсе елда да шундый очрашулар язсын дип таралышты халык.
Нет комментариев