Аксарда урам фестивале узды
Зәй үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре «Минем йортым. Минем гаиләм. Минем Ватаным» дип исемләнгән урам фестивале уздыра.
Фестиваль районда — Батырлык һәм бердәмлек, Россиядә Гаилә елына багышлана.
Бу көннәрдә фестиваль кысаларында Аксарда кызыклы чара узды. Чараны Аксар, Югары Шепкә, Имәнлебаш, Тәкмәк китапханәчеләре һәм мәдәният хезмәткәрләре бергәләп оештырдылар. Алар «Туй йоласы — яучылау» йоласын күрсәтте.
Кыз алу, кыз бирү, өйләнешүләр элекке вакытларда димче килү, димләү, кыз ярәшүдән башланган. Кыз димләүнең, ике гаилә арасында булган сөйләшү-килешүләрнең үзенең тәртибе булган. Театральләштерелгән тамаша татар халкының гаилә гореф-гадәтләрен һәм йолаларын үз эченә алган иде.
Бәхтевәлиевләр гаиләсе үз нәсел шәҗәрәләре турында сөйләде, Фәйрүзә Әхмәтова үзе язган шигырьләрне укыды. Сөенеч Галимованың матур картиналары барысын да сокландырды. Фестивальдә гаилә һәм туган як турында шигырьләр һәм җырлар яңгырады, кул эшләре, гаилә турында, кәрзиннәрдә көзге уңыш күргәзмәләре оештырылды. Бу бәйрәм Зәй районының күпмилләтле һәм дус халкын берләштерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев