Аксарда Сабантуйга бүләк җыйдылар
Традицияләрне саклап

Аксарда Сабантуйга бүләк җыйдылар

Сабантуйлар җитә. Бәйрәм якынлашу белән, авылларда бүләкләр җыю башлана.

Аксар авылында да традиция буенча Сабантуйга бүләкләр җыңюоештырылды.

“Газыйм абый атын җигеп безгә ярдәмгә килде. Ә без исә балалар белән шау гөр килеп һәр йорттан бүләк җыйдык. Әле бүләкләр җыелып бетмәде. Яңгыр яву сәбәпле, башка көнне дәвам итәчәкбез дип таралыштык”, - ди мәдәният хезмәткәрләре. 

Авыл халкы бу бәйрәмгә алдан әзерләнә. Бар эшен ташлап, капка төбендә сөлге җыючыларны көтә. Сөлгеләр бәйләнгән колга, чиләк тулы йомырка һәм изге теләк – бүләк җыю йоласының асылы.  

Аксарда Сабантуйны 7 июньдә бәйрәм итәчәкләр. Милли уеннар, җыр-моң һәм  күтәренке кәеф вәгъдә итә оештыручылар. 

Фотолар авыл мәдәният йортыннан.


Нет комментариев