Аксарда балалар Сабантуе узды
9 июльдә Аксар авылының иң ямьле урыны – алма бакчасында балалар Сабантуе үткәрделәр.
Кайсы велосипед, кайсы самокат, кайберләре әби-бабай, әти-әнисе белән машинада 50ләп бала килде мәйданга. Бәйрәм милли уеннар: капчыкта сикерү, чүлмәк вату, кашыкка йомырка куеп йөгерү һ. б. белән үрелеп барды. Фәтхелгаян абый Әхмәтҗанов әзерләп килгән таякка боҗра ыргыту уенын да бик кызыксынып башкардылар балалар.
Кулъяулык салыш уенында җәза өлешендә балаларның җырга, биюгә сәләтләрен ачыкладык. Авылыбыз мәчетеннән Илсур хәзрәт азан әйткән малайларга, дога укый белгәннәргә акчалата бүләкләр өләште. Уеннарда җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бүләкләр дә мәчет ярдәме белән махсус алынды. Соңыннан җәймәләргә утырып әти-әни, әби-бабайлар бергәләп татлы ризыклар белән чәй өстәле кордык. Менә шулай бик эссе булса да, искиткеч күңелле һәм җанлы узды бездә балалар Сабантуе.
Гүзәлия Миңнуллина, Аксар мәдәният йорты җитәкчесе
фотолар авыл җирлегеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев