Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Традицияләрне саклап

Аксарда балалар Сабантуе узды

Мәдәният йорты хезмәткәрләре ел саен ныклы әзерлек белән балалар өчен күңел ачу чарасы оештыра.

Аксарда Сабантуйлар әле дә дәвам итә. Бу юлы бәйрәм  балалар өчен үткәрелде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре ел саен  ныклы әзерлек белән балалар өчен күңел ачу чарасы оештыра. Бу – күркәм традициягә әйләнде.  

- Без үзебезнең гореф-гадәтләребезне онытмаска, аларны киләчәк буыннарга да чәчми-түкми җиткерергә бурычлы.  Авылның малай-кызлары,  әби-бабасына кунакка кайткан балалар белән матур итеп бәйрәм чарасын уздырдык. Максатыбыз – яшь буынны бу матур бәйрәмнең йолалары белән якыннанрак таныштыру,-ди мәдәният йорты режиссеры Гүзәлия Миңнуллина. 

 Аларга Сабантуй бәйрәменең тарихы, татар халкының милли уеннары турында сөйләделәр. Сөйләп кенә калмыйча, бик  күңелле уеннар оештырылды. Балалар берсеннән-берсе узыша-узыша катнаштылар.  Бердәмлектә көчләрен сынап карау өчен  аркан да тартыштылар. 

Балаларның йөзләрендә елмаю, күзләрендә кызыксынучанлык утлары иде. Сабантуй җыр-биюләр, күңелле уеннар белән үрелеп барды. Һәр катнашучы татлы бүләкләр – туңдырмалар алды.

Бәйрәм тәмамлангач, истәлеккә фотога да төштеләр. Балалар да, өлкәннәр дә бәйрәмнән күтәренке кәеф белән таралышты. Чара бию кичәсе белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев