Зәйдә сәламәтлек сагы учреждениеләре яңара
Зәй районында «Озак һәм актив тормыш» илкүләм проекты һәм «ТР беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү» төбәк программасы кысаларында быел 10 фельдшер-акушерлык пункты һәм бер табиб амбулаториясе капиталь төзекләндерелә.
Ремонт эшләре түбәндәге авыл җирлекләрендәге ФАПларга кагыла: Югары Шепкә, Мәлем, Түбән Биш, Югары Лоҗы, Туңылҗа, Алексеевск, Әхмәт, Карман, Яңа Маврин, Суык Чишмә һәм Төги.
Капиталь ремонт түбәләрне, тәрәзәләрне, ишекләрне алыштыруны, эчке бизәкләрне яңартуны, электриканы, су һәм җылылык инженер системаларын модернизацияләүне, шулай ук санитария шартларын яхшыртуны үз эченә ала. Бу чаралар пациентлар өчен дә, медицина хезмәткәрләре өчен дә уңайлы шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк.
Эшләр федераль һәм республика бюджетлары хисабына финанслана. Барлык ремонт эшләре 2025 ел ахырына кадәр тәмамланыр дип планлаштырыла.
Авыл җирендә медицина ярдәме күрсәтүдә фельдшер-акушерлык пунктлары төп рольне уйный. Модернизациядән соң халык заманча шартларда сыйфатлы беренчел медицина ярдәме ала алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев