Зәйдә йогышлы авырулар дәвалау бүлеген төзекләндерү бара
Зәй үзәк дәваханәсенең йогышлы авыруларны дәвалау бүлеген капиталь төзекләндерү эшләре башлану турында инде хәбәр иткән идек. Март башыннан биредә төзүче оешма хезмәткәрләре демонтаж эшен алып бара.
— Әлеге бина безнең район үзәк дәваханәсе урнашкан кече медицина шәһәрчегендә иң мөһим булган капиталь реомнт таләп иткән биналарны төгәлләү объекты, дисәк тә ялгыш булмас. Монда бөтен бүлмә, палаталарны тулысынча яңарту, инженерлык- коммуникация челтәрләрен тулысынча алыштыру, янгын куркынычсызлыгы сигнализацияләрен заманчага урнаштыру күздә тотыла. Йогышлы авырулар бүлеге булгач, монда палаталарның бер-берсеннән изоляцияләнгән булуы бик мөһим, шуңа да бар төзекләндерү эше тиешле таләпләрне үтәп башкарылачак. Мартта башланган төзекләндерүне сентябрьгә төгәлләү бурычы куелды. Эш 173 млн. сумга башкарылачак, — диде район үзәк дәваханәсе баш табибы Айдар Фатыйхов.
Ә бинаның инде йогышлы авырулар бүлеге урнашкан ике катында демонтаж эшләре төгәлләнеп килә. Капиталь төзекләндерү белән шәһәрнең билгеле оешма төзүчеләре шөгыльләнә. Алар инде үзәк дәваханәгә кагылган биналарны ремонтлауда тәҗрибә туплаган хезмәткәрләр.
«Максатыбыз сыйфатлы, тиешле таләпләргә җавап бирә торган бинаны файдалануга тапшыру. Инде ике катта демонтаж эшләре ахырына якынлашып килә. Алга таба идәннәрне тигезләп, төзекләндерүгә тотаначакбыз», — диде төзелеш эшләре җаваплысы Ралиф Әбделманов.
Төзелеш эшләре район хакимияте тарафыннан да даими контрольдә тотыла. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарының инфраструктура буенча урынбасары Ринат Хаҗипов җитәкчелегендә биредә еш кына эшче комиссия киңәшмәсе үтә, көндәлек эш барышы күзәтелә, планнар билгеләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев