Зәйнең яшь гимнастлары – иң яхшылар арасында
Ярышларда 6 шәһәр-районнан спортчылар катнашты.
Зәйнең яшь гимнастлары чираттагы җиңүләре белән сөендерә. 18 майда Түбән Кама шәһәрендә нәфис гимнастика буенча ачык турнир узды.
Безнең спортчылар Казан, Можга, Яр Чаллы, Түбән Кама, Нурлат, Зәй шәһәрләреннән килгән яшьтәшләре белән осталыкта ярыштылар.
“Яшьлек” спорт мәктәбендә Альбина Журавлева һәм Ксения Рыцова кул астында шөгыльләнүче кызлар матур чыгышлар күрсәтеп, 1,2,3 урыннар яуладылар.
фотолар спорт идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев