Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Зәйнең яшь футболчылары Башкортстанда турнир призеры булдылар

Зәйнең тренер Илшат Халиков кул астында «Барс» спорт мәктәбендә шөгыльләнүче «Легион» командасы яшь футболчылары Туймазыдан ярышлардан призлы урын яулап кайтты.

Әлеге турнир Башкортстанда тренер Александр Соловьев хөрмәтенә багышлап уздырылды. Анда Уфаның «Гроза», Туймазының «Спартак», Бәләбәйнең «Троя», Октябрь шәһәренең «Черные» һәм Зәйнең «Легион» командалары көч сынашты. Нәтиҗәдә зәйлеләр өченче урын алуга иреште. Беренчедә «Гроза», икенчедә «Спартак» командалары. Ә «Иң яхшы уенчы» исеме безнең «Легион» футболчысы 6 яшьлек Радмир Ивановка бирелде.

Алга таба да яшь футболчыларга уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев