12-14 декабрьдә Әлмәттә фигуралы шуу буенча “Кубок Нефтяника” дип аталган ярышлар үтте.
Анда Зәйнең “Яшьлек” спорт мәктәбендә тренер Гөлназ Шәйхетдинова кул астында шөгыльләнүчеләр яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Үз төркемнәрендә Ульяна Николаева, Азалия Җиһаншина беренче урыннарны алдылар.
Шулай ук Арслан Закиров, Самира Фәйзуллина, Радислава Рыцова, Аксинья Шатрилова, Әминә Габидуллина, Карина Абдуллина матур чыгышлары белән сөендерделәр.
фотолар спорт идарәсеннән
Нет комментариев