Төбәгебезнең шикәрле кырлары
Авыл һәм кеше

Төбәгебезнең шикәрле кырлары

Зәйлеләр шикәр чөгендереннән мул уңыш алдылар.

Зәй районы аграрийлары, төбәгебезнең төп техник культурасы булган шикәр чөгендерен казуны тәмамладылар. 

Барлыгы 9600 гектарда үстерелгән татлы тамырдан  мул уңыш алынды.  Уртача уңыш бер гектардан 508 центнер чыкты. 

Соңгы мең гектар мәйданнарда эш барышын күзәтү өчен безнең иҗат төркеме бу атнада “Зәй” агрофирмасы “Кадер” җитештерү комплексы басуларында булды. Биредә быелгы чөгендер казу чорында иң яхшы күрсәткечләргә ирешеп беренче урын алган экипаж вәкиле Айдар Галимов һәм тагын икенче экипаждан  Румил Мечеров татлы тамыразыкны югалтуларсыз җыеп алу өчен тырышып хезмәт куялар иде. 

автор фотосы, чөгендер алучы механизаторлар
автор фотосы, чөгендер алучы механизаторлар 

Айдар Галимовның инде бу шикәр чөгендере алуда унсигезенче сезоны. Хезмәттәше Айнур Шәйхиев белән алар быел 1600 гектардан артык мәйдандагы шикәр чөгендерен казуга ирешкәннәр. Шундый нәтиҗәле хезмәт өчен алар район уңыш бәйрәмендә махсус премиягә дә лаек булдылар. Гомумән, Айдар иртә яздан алып, шикәр чөгендере казу төгәлләнгәнче кырлардан кайтып керми, нинди генә авыл хуҗалыгы техникасын иярләми. 

“Быел иң элек язгы чәчү чорында язгы бодай чәчүне башкардым. Аннан игеннәрне ашлауда эшләдем. Ә инде урак чоры башлангач ашлык төяү техникасында хезмәт куйдым. 18 августан исә шикәр чөгендере казуга керештек. Һәр техниканың үз көе бар әлбәттә, тик теләп, күңел биреп эшләгәч авырлыгын күрмим, киресенчә, эшеңнең нәтиҗәсен күрү зур канәгатьлек хисе кичерүгә китерә”, – дип елмая Айдар. 

Ә Румил Мечеров әле шикәр чөгендере казуда беренче сезонын гына эшли. Алар хезмәттәше Конс-тантин Матвеев белән ике сменага бүленеп хезмәт куялар. Айдар Галимов кебек тәҗрибәле механизатор янында эшләү сәбәпле авырлык-лар тоймыйм, ди ул. Алар кырларда үзара ярдәмләшеп хезмәт куюга игътибарлы.


Нет комментариев