Зәйдә балалар һәм волонтерлар кышлаучы кошлар өчен җимлекләр әзерләделәр
Яңалыклар

Зәйдә балалар һәм волонтерлар кышлаучы кошлар өчен җимлекләр әзерләделәр

Зәйнең «Миләшкәй» балалар бакчасында сабыйлар канатлы дусларга ярдәм йөзеннән экологик акциядә катнаштылар.

Җирле бергәлек үзәге волонтерлары, әзерлек төркеменнән «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары һәм 5нче мәктәп укучылары бергәләп кошлар өчен җимлекләр ясадылар.

Иң башта җимлекләр ясау буенча мастер-класс үткәрелде, аннан соң җимлекләр әзерләделәр. Алар өчен заготовкаларны «Выручаем» хәйрия үзәге биргән.

Әзер җимлекләрне балалар бакчасының экология бакчасына урнаштырганнар. Хәзер кышлаучы кошларга  елның салкын вакытында азык табу мөмкинлеге күбрәк булачак.

Мондый игелекле эшләр балаларны табигать турында кайгыртырга, әйләнә-тирә дөньяга игътибарлы булырга һәм ярдәмгә мохтаҗларга булышырга  өйрәтә.

  • фотолар балалар бакчасыннан

Нет комментариев