Заинск-информ 16+
Рус Тат
Спорт

Зәйдә укучыларның чаңгы ярышлары буенча илкүләм спартакиадасы башлана

Бүген, 7 гыйнварда Зәйнең «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә Россия укучыларының XIII кышкы Спартакиадасының I этабы старт ала.

Спортчылар арасында чаңгы узышларында берничә дисциплинада медальләр уйнанылачак. Ярышлар программасында кызлар арасында 10 км һәм егетләр арасында 15 км га классик стиль белән, ирекле стильдә спринт, шулай ук ирекле стиль белән 5 һәм 10 км га узышлар каралган.

Ярышлар 7 гыйнварда рөхсәт бирү комиссиясе эше һәм рәсми күнегүләр белән ачыла. Беренче стартлар һәм бүләкләүләр 8 гыйнварга планлаштырылган. Алга таба, 9 гыйнварда, спринтта ярышлар узачак, ә 11 гыйнварда спартакиада ирекле стиль белән 5 һәм 10 чакрымга узышлар белән тәмамланачак. Аннан соң җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев