Зәйдә Татарстан укучыларының чаңгы ярышлары буенча спартакиадасы уза
Узышларда республиканың төрле шәһәр-районнарыннан 100 гә якын чаңгычы ярыша.
7 гыйнварда «Ялта-Зай» спорт әзерлеге үзәгендә 2008-2009 елгы егетләр һәм кызлар арасында чаңгы узышлары буенча Татарстан Республикасы укучылары спартакиадасын ачу чарасы узды. Берничә көн дәвам иткән ярышларга республика шәһәрләре һәм районнарының 17 командасыннан, шулай ук Татарстан җыелма командасыннан 100гә якын спортчы җыелды.
Ярышларны ачу чарасында район башлыгы Разиф Кәримов, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, Татарстан чаңгы узышлары федерациясе вице-президенты Эдуард Галеев һәм башкалар катнашты.
Классик стильдә шәхси узышның беренче көн нәтиҗәләре
Кызлар, 10 км:
1 урын Сташкевич Полина (КазУОР) - 34:35.8
2 урын Калинина Анастасия (Минзәлә) - 35:54.1
3 урын Кудашкина Ульяна (Бөгелмә) - 35:57.3
4 урын Мерзлякова Дарья (Актаныш) - 35:59.1
5 урын Зайцева Александра (Яшел Үзән/ Ларьков мәктәбе) - 36:00.7
6 урын Мельникова Виктория (Яшел Үзән) - 36:23.5
Егетләр, 15 км:
1 урын Шакирҗанов Тимур (Яр Чаллы) - 44:33.1
2 урын Ошев Андрей (Яр Чаллы) - 44:58.0
3 урын Андреев Кирилл (Казан) - 45:36.9
4 урын Фәйзетдинов Азим (Казан) - 46:23.0
5 урын Мазеин Елисей (Яр Чаллы) - 46:31.7
6 урын Балуев Ярослав (Яр Чаллы) - 47:46.7
Ирекле стильдә спринтның икенче көн нәтиҗәләре
Кызлар:
1 урын Сташкевич Полина (КазУОР) - 3:25.21
2 урын Хәйруллина Алина (Яшел Үзән/ Ларьков мәктәбе) - 3:26.23
3 урын Зайцева Александра (Яшел Үзән/ Ларьков мәктәбе) - 3:26.57
4 урын Гарафутдинова Лия (Яшел Үзән/ Ларьков мәктәбе) - 3:26.75
5 урын Мерзлякова Дарья (Актаныш) - 3:27.43
6 урын Шитова Варвара (Түбән Кама) - 3:32.61
Егетләр:
1 урын Андреев Кирилл (Казан) - 2:50.182
2 урын Мазеин Елисей (Яр Чаллы) - 2:50.80
3 урын Ошев Андрей (Яр Чаллы) - 2:51.75
4 урын Федоров Сергей (Агрыз) - 2:52.54
5 урын Тотоев Сергей (Агрыз) - 2:53.05
6 урын Балуев Ярослав (Яр Чаллы) - 3:08.77
Татарстан укучылары Спартакиадасы кысаларындагы ярышлар дәвам итә, яшь чаңгычыларны алда яңа дистанцияләр өчен көрәш көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев