Зәйдә тренер-укытучы Гөлназ Абдуллина «Барс» спорт мәктәбе укучылары арасында стритбол буенча яңа ел турниры уздырды.
Ярышлар динамик һәм дустанә шартларда узды. Яшь баскетболчылар тренировкалар вакытында үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Киеренке матчлар нәтиҗәләре буенча турнирның җиңүчеләре һәм призерлары билгеләнде.
фотолар спорт идарәсеннән
Нет комментариев