Заинск-информ 16+
Рус Тат
Спорт

Зәйдә спортзаллар ничек эшли?

Яңа ел ялларын сәламәтлекне кайгыртып спорт белән шөгыльләнеп уздырырга теләгән кешеләргә Зәебездә мөмкинлекләр җитәрлек.

Спортзаллар эшчәнлеге турында мәгълүмат белән танышыгыз:

“Энергетик” Мәдәният сараендагы спортзалы һәм “Энергия” стадионы ялларсыз һәр көнне эшли. Теләгән кешеләр анда килеп шөгыльләнә ала. 

“Спорт энергиясе” футбол манежы 31 декабрьдән 2 гыйнварга кадәр эшләми, ә калган ял көннәрендә иртәнге сәгать 10нан кичке 10га кадәр эшләячәк. 

Чаңгы спортын сөючеләргә:

Ә Яңа шәһәр урманы буендагы чаңгы юлларында йөрергә теләүчеләр өчен чаңгы базасы инвентарьларны прокатка бирә. Ул инде 20 декабрьдән эшли башлады. Чаңгы базасының ял көне һәр дүшәмбедә. Ә сишәмбедән алып җомгага кадәр кичке сәгать 3тән 8гә кадәр эшли. Шимбә-якшәмбе, бәйрәм көннәрендә көндезге 10нан кичке 8гә кадәр инвентарьларны прокатка алып чаңгы шуарга мөмкин. Чаңгы трассасы исә 15:30 – 21:00 дә яктыртыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев