Заинск-информ 16+
Рус Тат
Спорт

Зәйдә спорт фестивале узды

19 декабрьдә Зәйнең «Старт» спорт-сәламәтләндерү комплексында көч, дуслык һәм команда рухын берләштергән спорт фестивале оештырылды. Чара сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән «Россия спорты» дәүләт программасы кысаларында узды.

Катнашучыларга котлау сүзләре белән районның физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Илзирә Тимеркәева һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең җаваплы сәркатибе Виктория Сергеева мөрәҗәгать итте.

Фестивальдә 2, 4, 6, 7 мәктәп һәм татар гимназиясе командалары катнашты. Яшь спортчылар 11 конкурста көч сынаштылар, чыдамлыкларын, характерларын һәм командада эшли белүләрен күрсәттеләр.

Ярышлар йомгаклары буенча 4нче мәктәп командасы җиңде, икенче урында – татар гимназиясе, өченчедә – 6нчы мәктәп.

фото спорт идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев